Саба ТВ

Татарстанда табибны атып үтергән Мисбах картны төрмәдән чыгарырга мөмкиннәр

Татарстанда махсус комиссия Яр Чаллыда табибны үзе ясаган мылтыктан атып үтергән 87 яшьлек ветеран Мисбах Сәхәбетдиновны гафу итү турындагы үтенечне хуплаган. Аны төрмәдән чыгарырга мөмкиннәр.

Мисбах карт сәламәтлеге бик нык какшаган тыл һәм хезмәт ветераны. Моннан тыш, ул зыян күргән якка матди зыянны тулысынча каплаган. Шулай ук аның элек хөкем ителгәне булмаганлыгы һәм УФСИН тарафыннан уңай характерлануы да исәпкә алыначак.

Тулырак: Пенсионера, застрелившего в Татарстане доктора, могут помиловать

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: