Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган

Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан.

Татарстанда соңгы тәүлектә яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 52 яңа очрагы ачыкланган. Аларның барысы да моңа кадәр коронавирус эләктергән кешеләр белән аралашкан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«20 кеше хастаханәгә озатылган, калган 32 кеше өендә дәвалана. Әлеге пациентларда авыру симптомнарсыз һәм җиңел формада уза», — диде Галимова.

Инфекция йоктыручылар арасында 18 яшьтән кечерәк балалар һәм 80 яшьтән өлкән кешеләр юк. 19 кеше 30-50 яшь аралыгында, тагын шуның кадәр кеше 60-70 яшь аралыгында.

Коронавирус йоктыручыларның күбесе (20 кеше) Чаллыда, Казанда (18 кеше) һәм Түбән Кама районында (6 кеше) ачыкланган. Нурлат һәм Питрәч районнарында — икешәр, Кама Тамагы һәм Чистай районнарында берәр кеше инфекция эләктергән.

Эпидемия башланганнан алып республикада яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең барлыгы 3194 очрагы теркәлгән.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев