Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган

Авыру тарала башланганнан бирле республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7584 тапкыр куелган.

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 35 яңа очрагы ачыкланган, аларның барысы да чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өендә дәвалана», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (13 кеше) аралыгында ачыкланган. 50-60 яшь аралыгында — сигез, 18-30 яшь аралыгында алты очрак теркәлгән.

Коронавирус йоктыручылар санының күбесе Казанга туры килә. Биредә 20 кеше инфекция эләктергән. Чаллыда – өч, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарында – икешәр, Югары Ослан, Биектау, Зәй, Мамадыш, Түбән Кама һәм Нурлат районнарында берәр очрак ачыкланган.

Диагностика башланганнан алып республикада «коронавирус инфекциясе» диагнозы 7584 тапкыр куелган. 6381 кеше (шуларның җидесе – узган тәүлектә) терелгән.

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев