Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан янгында ике кеше үлгән

Фаҗига саксыз тәмәке тарту сәбәпле килеп чыккан дип фаразлана.

Татарстанда сүндерелмәгән тәмәке төпчеге янгын чыгуга сәбәпче булган. Янгында 44 яшьлек хатын-кыз һәм 25 яшьлек ир-атның гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Олы Кабан авылының Озерная урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 22.03 сәгатьтә килгән», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Ут белән көрәшүчеләрнең беренче төркеме урынга биш минут эчендә килеп җиткән. Алар ялкын телләренең бөтен йортны һәм каралтыларны (берничә сарайны) ялмап алуын ачыклаган. Янгын сүндерүчеләрне каршы алган күршеләр өйдә кешеләр булырга мөмкин икәнлеген әйткән.

Ут белән көрәшүчеләр янгынны 40 минут эчендә тулысынча сүндергән. Кисәүләрне аралаган вакытта 25 яшьлек ир-атның мәете табылган. Ярты сәгатьтән соң янгын сүндерүчеләр ишек янында тагын бер куркыныч табылдыкка - 44 яшьлек хуҗабикәнең мәетенә юлыккан.

Реклама

Янгынның гомуми мәйданы 211 квадрат метр тәшкил иткән.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/06/187607/

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев