Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда синоптиклар карлы яңгыр һәм юлларда бозлавык фаразлый

Яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 29 октябрьдә, республикада болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән күпчелек районнарда явым-төшем - кар һәм яңгыр булачак.
Татарстанның кайбер районнарда томан төшә, төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, уртача, иртән һәм көндез көчәючән - секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Һаваның минималь температурасы төнлә - -1..-6, көндез максималь һава температурасы +2..+7 градус булачак.
Казанда синоптиклар төнлә болытлы һава торышы фаразлый. Урыны белән җепшек кар, көндез яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан, бозлавык булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы - -1..-3, көндез максималь температура +4..+6 градус булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев