Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда сигез меңнән артык кеше утсыз калган

Республикада 50 торак пунктта яшәүчеләрнең электр уты өзелгән.

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда начар һава торышы аркасында, берничә районда 50 торак пунктта яшәүчеләр утсыз калган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Болар - Казанда, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Яшел Үзән, Биектау, Питрәч, Арча, Алексеевск, Спас, Яңа Чишмә районнарындагы торак пунктлар.

Барлыгы 8398 кеше утсыз калган. 193 ярдәмче трансформатор станциясе токтан аерылган.

Бүген, шулай ук һава торышы бозылу сәбәпле, Казанда балаларга мәктәпкә һәм бакчага бармаска рөхсәт иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев