Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда сәер генә югалган һәм табылган Булат кайда булганын сөйләде

Бу кешене берничә көн дәвамында бөтен шәһәр халкы диярлек эзләгән иде.

Түбән Камада яшәүче 34 яшьлек Булат Нигъмәтуллин НТР каналына үзенең югалу тарихын турында сөйләгән.

Булатны пәнҗешәмбе көнне табып, полициягә алып килгәннәр.

Булат югалган көнне иптәше белән сөйләшкән. Аңа машинасын алып китәргә әйтеп калдырган булган. Ләкин иптәше сүзендә тормаган. Шуннан соң эшләп торган машинаны, аның эчендәге документларны, телефонны стоянка сакчысы табып алган. Ә Булат  бу вакытта “үз эшләре белән китеп барган” булган. Табылган вакытта ул исерек булган. Үзен эзләгәннәрен белмәгән. Ул үзен эзләгән шәһәр халкына рәхмәт белдерә һәм гафу үтенә.

Булат үзен эзлиләр дип башына да китермәгән. Ул бу вакытта шәһәр читендәге дачада булган. Социаль челтәрләрдә аны эчеп яткан дип фаразлыйлар.

“Туганнарыма, әниемә, балама, мине эзләгән барлык кешегә рәхмәт. Бөтен шәһәр кешеләренә рәхмәт. Гафу итегез, минем халәтем адекват булмаган өчен шулай килеп чыкты”, - дигән Булат.

Телеканал журналисты белән әңгәмә вакытында Булат үзен “җавапсыз егет” дип атаган.

Аны эзләп табарга ярдәм итүчегә 100 мең сум бүләк вәгъдә иткәннәр иде. Табылган вакытта Булатның аек булмавын полициядә әйткәннәр.

 

Фото: ntr-24.ru

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев