Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда сәүдә үзәкләрен тикшерү барышында прокурорлар 280 нән артык хилафлык ачыклаган

Республикада 260 сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын куркынычсызлыгы таләпләре тикшерелә.

(Казан, 3 апрель, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда бүгенгә 140 сәүдә үзәге тикшерелгән. Прокуратура тикшерүләре барышында 288 хилафлык ачыкланган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Искәртеп үтик, Россия Федерациясе Генераль прокурорының беренче урынбасары Александр Буксман фәрманы белән, Татарстан шәһәрләрендә 260 объект тикшереләчәк. Аларның 44 е - Казанда, 32се - Яр Чаллыда, 35е - Түбән Камада һәм 29ы - Әлмәттә.

Прокуратура и МЧС проверяют торгово-развлекательный центр в Казани

Тикшерүләрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре дә катнаша. Тикшерүчеләр янгын сигнализациясе һәм янгын сүндерү системаларының төзек булу-булмавына, янгын куркынычсызлыгы буенча башка таләпләр үтәлешенә дә игътибар юнәлтә. Төп хокук бозулар арасыннан янгын куркынычсызлыгы чараларын өйрәтмәгән килеш кешеләрне эшкә алу, автоматик янгын сигнализациясенең төзексезлеге, тиз янып китүчән материаллар куллану, эвакуацияләү юлларында каршылык тудыра торган факторларны һәм башкаларны билгеләп узарга була.

Казанның Киров районында урнашкан "Московский" сәүдә үзәгендә офис коридорларының автоматик янгын сигнализациясе системасы белән җиһазланмавы ачыкланган. Шулай ук, эвакуацияләү юллары һәм урамга чыгу ишекләре янында "Чыгу" дигән яктыртылучы таблолар юк. Янгынга каршы ишекләр үзләре ябылу өчен җайланмалар белән җиһазланмаган. Янгын сүндергечләре булган урынга үтү юлында каршылык тудыра торган әйберләр күп булган.

Прокуратура и МЧС проверяют торгово-развлекательный центр в Казани

"Горки Парк" сәүдә үзәгендә - эвакуацияләү юллары янында - кешеләрнең гадәттән тыш хәлдә тиз генә чыгып китә алуына каршылык тудыра торган өстәмә ишек куелганын теркәгәннәр.

Прокурорлар барлык хилафлыкларны төзәтү кирәклеген белдергән. Закон бозу очракларын юкка чыгару турында 66 күрсәтмә әзерләнгән, административ хокук бозулар турында 33 эш кузгатылган, закон бозылуга чик кую турында бер кешегә кисәтү ясалган.

Сәүдә үзәкләре хуҗалары тикшерүләр барышында ачыкланган хилафлыкларны төзәткән. Татарстан прокуратурасы тикшерүләр барышын күзәтә, объектларда янгын куркынычсызлыгы буенча хилафлыкларны вакытында һәм тиешле дәрәҗәдә төзәтүне игътибар үзәгендә тота.

Прокуратура и МЧС проверяют торгово-развлекательный центр в Казани

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев