Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда сабый үлеме өчен табибны хөкем итәчәкләр

Әлки районы прокуратурасы акушер-гинекологка карата җинаять эше буенча гаепләүне раслаган

Ул Россия Федерациясе Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 2 нче часте (һөнәри вазифаларын тиешенчә үтәмәү нәтиҗәсендә саксызлык аркасында үлемгә китерү) буенча җинаять кылуда шикләнелә. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар-информ" язуынча, 2017 елның 12 ноябрендә 53 яшьлек акушер-гинеколог, йөкле ханымны караган вакытта "баланың ана карынында гипоксиясе" диагнозын куймый һәм кесарев кисеме белән бала таптыру турында карар кабул итми.
Шул ук кичне пациентка малай таба, әмма берничә сәгатьтән, реанимация чараларын уздыруга карамастан, көчле гипоксиядән бала үлә. Тикшерү табибның һөнәри вәкаләтләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә шулай килеп чыккан дип фаразлый. Ханым үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Әлки районы судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев