Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда район Сабан туенда чабыштан качкан атны эзлиләр

9 июньдә Тукай районы Сабан туенда чабыш вакытында өч ат качкан.

Аларның икесен бик тиз тапканнар, Бу ике ат су буенда комлыкта утлап йөргән. Качкын атларның берсен әле дә эзлиләр. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте. 

Бу ат туган ягы - Башкортстан ягына таба киткән. Аны чабышта катнашу өчен Башкортстаннан махсус алып килгән булганнар. 
 
Атның буе чама белән 140-150 см, койрыгы һәм ял ак төстә. 

Качкын атны очраткан кешеләрдән 8-987-006-26-24 номерына яки "Тулпар" ат спорты мәктәбенә шалтыратырга сорыйлар. 
 

 

Фото: Регина Хәбибуллина

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев