Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда онлайн-режимда «Кызыл канәфер» истәлек акциясе башланды

Значоклар сатудан кергән акчалар ел саен ветераннарга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә.

(Казан, 20 май, «Татар-информ»). Татарстанда ел саен уза торган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе онлайн-режимда үткәрелә. Акция Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра.

Акциянең максаты - «Мин хәтерлим. Мин ярдәм итәм» девизы белән онлайн-маркетплейс, ретейл-партнер һәм волонтерлык оешмалары аша истәлекле значокларны сату.

Значокларны сатудан кергән акчалар ел саен ил ветераннарына югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлтелә. Covid-19 коронавирус пандемиясе белән бәйле вакытлыча чикләүләргә карамастан, фонд дарулар китерүдә, дәвалануда һәм реабилитацияләнүдә ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Реклама

«Кызыл канәфер» значокларын гвоздика.рф сайтында, танылган сәүдә челтәрләре кибетләрендә, Россия почтасы бүлекчәләрендә онлайн сатып алырга була. «Җиңү волонтерлары» һәм «көмеш» волонтерлар чикләүләр бетерелгәннән соң җәмәгать урыннарында, шулай ук Россиядә игълан ителгән Хәтер һәм дан елына багышланган тантаналы чараларда значоклар таратачак.

«Кызыл канәфер» значоклары ныклы металлдан ясалган. Аларны сатып алу өчен акция партнерларының тулы исемлеген гвоздика.рф проекты сайтында карарга була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев