Саба ТВ

Татарстанда наркотик бәйлелектән дәваланган кешеләрне эшкә урнаштырачаклар

Татарстанда наркотик бәйлелектән дәваланган кешеләрне эшкә урнаштырачаклар, теләкләре булса инде, әлбәттә. Республиканың әлеге проекты Россия күләмендә бердәнбер. Әгәр ул ният барып чыкса, башка төбәкләр дә шуңа алыначак. Бу атнада бер төркем белгеч шул яңалыкны өй­рәнергә Казанга килгән иде.//Ватаным Татарстан// Респуб­ликаның наркология диспансеры башлангычы хакында баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов сөй­ләде....

Татарстанда наркотик бәйлелектән дәваланган кешеләрне эшкә урнаштырачаклар, теләкләре булса инде, әлбәттә. Республиканың әлеге проекты Россия күләмендә бердәнбер. Әгәр ул ният барып чыкса, башка төбәкләр дә шуңа алыначак. Бу атнада бер төркем белгеч шул яңалыкны өй­рәнергә Казанга килгән иде.//Ватаным Татарстан//

1-2

Респуб­ликаның наркология диспансеры башлангычы хакында баш табиб урынбасары Илдар Таҗетдинов сөй­ләде. Әлеге проект менә ниләрне үз эченә ала: наркоманнарны наркотик сөре­меннән арындыру өчен, баш­та дару белән дә­валый­лар, аннары психологик бәй­ле­лек­тән чыгару өчен, тер­нәк­лән­дерү уздыралар. Бер­ничә ай вакыт үтеп китә. Өйгә чыгарга бер-ике атна калгач, аңа эш тәкъдим итәләр. Республика наркология диспансеры яңа проектка ресоциализация фонды бе­лән берлектә алынган. Ресоциализация фонды - дәүләт-шәхси партнерлык оеш­масы. Аны оештыручылар - республика наркология диспансеры һәм җитештерү холдингы. Холдинг металл эш­кәр­тү, буяу эшләре һәм тегүчелек белән шөгыльләнә. Нарко­тик­лардан дәваланганнар төр­ле җи­тештерү тармагында эшли­ләр. "Татарстан алы­мы­ның ки­ләчә­ге бар дип өмет­лә­нә­без, шуңа күрә ул федераль дәрәҗәдә яклау тапты. Проект эшләп киткән очракта баш­каларга да шул үр­нәкне таратачакбыз", - диде Мәс­кәүдәге наркология буенча илкүләм фәнни үзәк директоры Татьяна Клименко. Әлеге тәҗрибәне өйрә­нергә Казанга Киров, Пенза өлкә­ләреннән, Мари Иле, Мордва, Чувашия республикаларыннан килгән­нәр.

Моңа кадәр ничек иде һәм бүтән җирлекләрдә ниләр башкарылды? Наркотиклардан дәваланган кешеләрне эшле итү буенча зур тәҗ­рибәләр Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Наркоманнарны дәвалыйлар, тер­нәк­ләнү уздыралар. Ул шуннан соң савыккан кебек була һәм гомердә дә бу юлга басмас кебек тоела. Тик сазлыкка кереп бату гына тиз. Аннан тулысынча котылып, элеккеге тормышка, яшәешкә әйләнеп кайту җиңел түгел. Байтагы укыган һәм эшләгән урынына кире кайта алмый. Белгән­нәр онытылган, дус-ишләр юкка чыккан…

"Хезмәт терапиясе" дигән нәрсә дә бар бит әле. Эшләү үзе үк кешене юк-бар уйлардан, гамәлләрдән читләштерә, шу­ңа күрә яңа проектка алындык", - ди Илдар Таҗетдинов. Моңа узган елның ноябрь аенда керешкәннәр. Шул дә­вердә төрле хезмәт урыннарына 12 кеше эшкә урнашкан. Уртача хезмәт хаклары - 20 мең сум. Эшләргә теләк бел­дерүчеләр байтак икән. Ресоциализация фонды башта бер­ничә ай һөнәргә укыта, өйрәтә, бер үк вакытта психологик ярдәм дә күрсәтәләр. "Әлеге яңалыкны ишетеп, утызга якын кеше килде. Бү­ген дә реабилитация үзәклә­рен­дәге 11 кеше белән сөйлә­шү алып барабыз", - диде фонд­ның башкарма директоры урынбасары Искәндәр Яһу­дин.

Республика наркология диспансерында ел саен 2 меңнән артык кеше дәва­ланып чыга. Аларга элегрәк дәвалау оешмасында консультантлар булып эшләргә тәкъдим ите­лгән. Ләкин ул гына җитми. "Эш урыннары күбрәк ки­рәклеген аңлый­быз. Ярты ел эчендә дистә­дән артык кешене эшкә урнаштыра алдык. Быел һө­нәрләр дә, эш урыннары да артыр, дип уйлыйбыз. Килә­чәктә тулай торак ачарга да ният бар. Бергә тупланып эшләү, яшәү каяндыр килеп йөрүгә караганда җиңелрәк булачак", - ди Искәндәр Яһу­дин. Илдар Та­җетдинов әй­түен­чә, республика җи­тәк­челеге күптәннән бу проблеманы чишү юлларын эзли. Берничә ел элек диспансер Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белән берлектә моңа алынып караган. Тик максат изге булса да, эш бирүчеләр тарафыннан яклау тапмаган. Кайчандыр наркотиклар белән чуалган кеше­ләрне эшкә урнаштырырга теләүчеләр бик табылмаган. Шуңа күрә бу проект барып чыкмаган. Татьяна Клименко да, мондый эшчән­лекнең ни өчен Россия кү­ләмендә киң җәелмәвен аң­латты.

- "Халыкны социаль яклау турында"гы Законда "социаль тернәкләндерү" дигән пункт юк, - ди белгеч. - Шуңа күрә алкоголизмнан, нарко­мания­дән дәваланганнарга социаль яр­дәм күрсәтергә (бу очракта эшкә урнаштыру турында сүз бара) беркем дә алынмады, алар кире кагылып килде. Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы безнең вәка­ләт­кә керми дисә, Сәламәтлек саклау министрлыгы да, тиешлесен башкардык, калганы безгә кагылмый, ди. Күп тө­бәкләрдә тернәкләндерү бе­лән дәүләт­неке булмаган үзәкләр шө­гыль­ләнә. Ә андагы белгеч­ләрнең байтагына кайчандыр шундый ук диагноз куелган. Алар кешегә үз тәҗрибә­ләреннән чыгып яр­дәм күр­сәтәләр һәм үзләре дә төрле каршылыкларга оч­рый­лар. Җәнҗал һәм закон бозу оч­рак­лары да килеп чыккалый. Ә Татарстан алымы башка. Анда профессионаллар шөгыль­лән­әчәк.

Фәния АРСЛАНОВА

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: