Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда мәктәп һәм балалалар бакчалары ничек саклана? Министр җавап бирде

Татарстанда белем бирү учреждениеләренең бары тик 32 проценты гына шәхси сак предприятиеләре тарафыннан саклана. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында хәбәр итте.

«Без 3593 мәгариф объектын исәпләдек. Алар беренче һәм дүртенче категорияләргә бүленгән. Һәр категориягә карата үз таләпләре бар. Беренче категориягә бер үк вакытта 1,1 меңнән артык кеше исәпләнгән бина керә. Соңгы мәгълүматларга караганда, беренче һәм өченче категорияләргә кергән 2107 объектның 674е генә шәхси сак предприятиеләре тарафыннан саклана. Бу нибары 32 процент», — дип сөйләде докладчы.
 
Хәйруллин сүзләренә караганда, Татарстанда куркынычлылык буенча беренче категория 79 мәгариф объектына бирелгән.
 
«Нәтиҗәдә без сак белән тәэмин ителә торган объектларны моңа вәкаләтләре булган оешмаларга тапшырырга тиеш. Бу — Росгвардия, сак хезмәтенә махсуслаштырылган предприятиеләр. Хәрбиләштерелгән сакка Россиянең кайбер министрлыклары һәм ведомстволары гына хокуклы. Кызганыч, мәгариф министрлыклары аларга керми. Шуңа күрә төбәк мәгариф министрлыклары ведомстводан тыш сак булдырырга хокуклы түгел», — дип билгеләп үтте ул.
 
Министр урынбасары сүзләренчә, Россия Премьер-министры Михаил Мишустин адресына хат проекты әзерләнгән. Анда ведомстводан тыш сакка хокуклары булган оешмалар исемлегенә Мәгариф министрлыгын да кертү тәкъдиме бар.
 
«Барлык күрсәтмәләрне үтәү өчен финанслау кирәк. Татарстан Президенты ярдәме белән физик сак тәэмин итү турында карар кабул ителде. Шул ук вакытта кайбер таләпләр үтәлми кала. Бу —тышкы күзәтү системасы, гадәттән тыш хәл сигнализациясе системасы, эвакуация белән идарә итү системасы, тышкы яктагы яктырту системасы. Ягъни, тиешле дәрәҗәдә саклау өчен үтәлергә тиешле барлык таләпләрне дә башкарырга кирәк», — дип ассызыклады ул.
 
Хәйруллин фикеренчә, мәктәпләрнең террорчылыкка каршы саклануының төп проблемасы булып җитәрлек дәрәҗәдә финансланмау тора.
 
 
 
 

---

Чыганак: Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев