Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда М7 трассасында, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада хәрәкәт ябылган

Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Уфа трассасының 955нче километрында булган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында, йөк һәм җиңел автомобильләр катнашындагы авариядән соң, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада да хәрәкәт ябылган. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Казан – Уфа трассасының 955нче километрында юл һәлакәте булу сәбәпле дүрт полосаның икесе ябылган. Урында юл хезмәтләре, ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесендә машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакыралар.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Яшел парковка» янында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән. Йөк машинасына ут капкан, ә җиңел автомобиль тимер өеменә әверелгән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
 

 

Фото: ФКУ «Волго-Вятскуправтодор», соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев