Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда «Лада» белән «Рено» машиналары бәрелешеп, тугыз кеше зыян күргән

«Лада Калина» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм чит ил машинасы белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.

(Казан, 6 август, «Татар-информ»). Татарстанның Арча районында «Лада» белән «Рено» машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә тугыз кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Лада Калина» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «Рено Сандеро» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән», - дип әйттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Юл һәлакәте Иске Төрнәле авылында ике полосалы юлда килеп чыккан.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Арча районында «Лада Калина» һәм «Рено Сандеро» автомобильләре бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Авариядә тугыз кеше зыян күргән, соңрак аларның берсе - «Рено» шоферы хастаханәдә үлгән.

Реклама

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, «Лада» машинасында – дүрт, «Рено» автомобилендә биш кеше булган. Хәзер табиблар сигез кешенең (шуларның өчесе – балалар) гомерен саклап калу өчен көрәшә.

 

Фото: Очевидцы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев