Реклама
Республикада кырау төшүе көтелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. 21 сентябрьгә каршы төндә һәм иртән республиканың көнчыгыш районнарында температура -1 градуска кадәр төшәчәк.
Кырау аркасында авыл хуҗалыгы культураларына зыян килү куркынычы арта. Аларны саклап калу өчен тиешле чаралар күрергә һәм капларга киңәш ителә.
---
Матбугат.ру
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз