Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда күршеләре 13 яшьлек баланы көчләүдән коткара

Күршедә яшәүче 13 яшьлек кызга яман ният белән бәйләнгән ир-атны күршеләре тоткан, дип хәбәр итә «Татар-информ»га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Тикшерү фаразлары буенча, 1 февраль көнне 30 яшьлек ир күршеләре фатирына кергән. Бу вакытта фатирда 13 яшьлек кыз үзе генә булган. Ир-ат аңа карата бозык гамәлләр кыла башлаган», – дип сөйләде агентлыкка Андрей Шептицкий.
 
Кыз бала кычкырган тавышка күршеләре йөгереп кергән, дип яза агентлык. Алар ир-атны тоткарлаган, шуннан соң полиция хезмәткәрләрен чакырган.
 
Тоткарланучы үз гаебен танымаган. «Бозык гамәлләр» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
 
Тикшерү вакытында шикләнелүче Тикшерү изоляторында булачак. 
 
Фото: https://www.thebiotoxinbombshell.com/
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев