Реклама
Бүген Казанның Совет районында җилдә сынган агач бер хатын-кыз өстенә ауган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гадәттән тыш хәл Сеченов урамында килеп чыккан. Зыян күрүче җитди имгәнгән, сынган урыннары да күп, диелә. Аны шәһәрнең 7 нче хастаханәсенә озатканнар. Хәле уртача авырлыкта, дип әйтелә.
---
Татар-информ
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз