Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда коры һәм салкынча һава торышы көтелә

Республика территориясендә һава торышы антициклон йогынтысында формалаша.

Бүген, 26 декабрьдә, Татарстанда коры һәм уртача салкын һава булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Шул ук вакытта көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык була.

Төнлә һава температурасы -14 градуска кадәр төшә, ә аязганда - 20 градуска кадәр салкын була. Көндез һава температурасы -5...-10 градус тәшкил итә. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында салкынрак була.

 

Татарстан метеорологлары алдан әйткәнчә, республика территориясендә һава торышын антициклон билгеләвен дәвам итә.

Фото: архив/Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев