Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда Корбан бәйрәме 21 августта булачак

2018 елның 21 августында бөтен дөнья мөселманнары Гыйд әл-әдха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Ул ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, Корбан бәйрәме быел 21 августка туры килә.

Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге 04.30 сәгатьтә башланачак. Гает намазы – иртәнге биштә (05.00). “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры трансляцияләү планлаштырыла.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18500 сумны тәшкил итә. Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк. Казанда корбан чалу 18 мәйданчыкта башкарылачак.

http://vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев