Саба ТВ

Татарстанда көннәр суытачак

Киләсе ике тәүлектә төнлә һава температурасы -24 градуска кадәр төшәчәк.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе ике тәүлектә, 11 һәм 12 февральдә салкынайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразларына караганда, көндез температура -9...-15 градус, төнлә -20, аязганда - 24 градуска кадәр төшәчәк.

Шулай ук көнчыгыштан салмак җил, урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык.

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: