Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда көндезге сәгатьләрдә «тыныч вакыт» кертелә

Якын арада ТР Дәүләт советына 13:00 сәгатьтән алып 15:00 сәгатькә кадәр аралыкта тынычлыкны бозуны һәм ремонт белән шөгыльләнүне тыя торган канун проекты кертеләчәк.

Хәзерге вакытта «Төнлә гражданнарның тынычлыгын саклау турында» канун нигезендә Татарстанда эш көннәрендә 22:00 сәгатьтән 6:00 га кадәр һәм бәйрәм, ял көннәрендә 22:00 дән 9:00 сәгатькә кадәр тынычлык сакланырга тиеш. Ә көндезге «тыныч вакыт» турында канун чыгаруны гражданнар үзләре сорап мөрәҗәгать итә: «Халык тынычлык турындагы карарны үзгәртүне сорый, — дип белдергән «Коммерсант«ка канунчылык һәм хокук тәртибе парламент комитеты рәисе Рафил Ногманов. — Без хәзерге тыныч вакыт турындагы канунга көндезге вакытта тынычлык бозуны тыюны да өстәргә телибез. Бу турыда бигрәк тә бала имезүче әниләр сорый».

Канун проектын 2018 елның ахырына кадәр караячаклар.

 

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев