Реклама
Синоптиклар урыны белән бераз кар явуын фаразлый.
(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава сакланачак.
Урыны белән бераз кар явачак. Казанда явым-төшем күзәтелми. Җил тотрыксыз, уртача тизлектә.
Һаваның көндезге максималь температурасы Татарстанда - -1..+4, Казанда +1..+3 градус җылы булачак.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз