Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда көнбагыш һәм ашлык кукурузын җыюга керештеләр

Республикада бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңышы 30 центнер тәшкил итә.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Татарстанда көнбагыш һәм ашлык кукурузын җыюга керештеләр, шикәр чөгендерен, бәрәңге, яшелчәләр һәм рапс җыю дәвам итә. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көнбагыш - 132,4 мең га, ә кукуруз – 52,1 мең га. Көнбагыш җыюга Алексеевск, Әлки, Буа, Лаеш, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш һәм Чирмешән районнары кереште. Кукуруз җыюга беренчеләрдән булып Буа, Биектау, Яшел Үзән һәм Питрәч районнары чыкты.

30 сентябрьгә республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар (ашлык кукурузыннан башка) 1 млн 420,9 мең га (99,8 процент) мәйданда 4 млн 250,3 мең тонна җыелган. Бөртеклеләрнең бер гектардан уртача уңышы 30 центнер тәшкил итә. Көзге культуралар 496,7 мең га (92 процент) чәчелгән.

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республикада сөткә бәяләрнең тотрыклануы һәм җитештерүчәнлекне арттыруга игътибарның көчәюе турында әйткән иде. Бу динамиканы саклап калу өчен сыерлар рационында кукуруз җитәрлек күләмдә булырга тиеш, диде ул.

Шикәр чөгендере бүгенгә 28,1 мең га мәйданда чыгарылган, бу барлык мәйданның 44 процентын тәшкил итә. Татлы тамыр 1,19 млн тоннадан артык җыелган, уртача уңыш – 425,7 ц/га. Бу 2018 елның шушы датасына карата гектардан 76,9 центнерга  күбрәк.

Бәрәңге 3,8 мең га (72 процент) мәйданда 109 мең тонна җыелган, яшелчәләр 1,6 мең га (62 процент) мәйданда 36,4 мең тонна җыелган. Бәрәңгенең уртача уңышы – 287,2 ц/га, яшелчәләрнеке – 231,7 ц/га. 48 мең гектардан артык мәйданда 62 мең тонна рапс җыелган, уртача уңыш - 12,9 ц/га.

 

Фото: Султан Исхаков/архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев