Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда көн саен 600ләп йорт хуҗалыгы цифрлы телевидениегә күчә

Республикада 14 октябрьдән аналоглы телевидение гамәлдән чыгарыла.

(Казан, 23 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Татарстанда көн саен 600ләп йорт хуҗалыгы цифрлы телевидениегә күчә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин сөйләде.

Татарстанда 14 октябрьдән аналоглы телевидение гамәлдән чыгарыла. Цифрлы форматта, яхшы сыйфатта бушлай 20 канал карау мөмкинлеге туачак. Татарстанда инде 2018 елның декабреннән үк цифрлы телевидение күрсәтә.

“Кемнәрнең телевизорлары 2012 елдан соңрак чыгарылган, алар инде цифрлы телевидение карый. Телевизорлары 2012 елда һәм аннан иртәрәк чыкканнарныкы приставкасыз аналоглы телевидение карый, экраннарында А хәрефе тора. Шуңа күрә нинди форматта телевизор каравын аңлау өчен, каналның логотибына игътибар итү кирәк”, - дип аңлатты Айрат Хәйруллин.

“Республикада 118 мең 173 хуҗалык аналоглы телевидение карый. 1 млн 361 мең 792 хуҗалык цифрлы телевидениегә күчеш турында хәбәрдар”, - диде Айрат Хәйруллин.

Министр 87 цифрлы телевидение объекты төзелгәнен әйтте. 99,3 процент халыкны колачлау ниятләнә. Республика телеканаллары аналоглы форматта эшен дәвам иттерәчәк.

 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев