Реклама
Гомер көзе һәр кешегә төрлечә килә. Кемдер чит кеше ярдәменә мохтаҗ булмыйча үз көнен үзе күрә, ә кемдер ярдәмнән башка тормышының бер мизгелен дә уздыра алмый. Бик еш өлкәннәрне куркыныч уйлар били.
Туганнарына йөк буласы килмәү теләге белән ялгыш адымнар ясаганнарның да саны бихисап, дип яза Әлмәт таңнары.
Минзәләдә туганы белән бик яхшы яшәп яткан 88 яшьлек әбинең дә гомере аянычлы тәмамлана. Бервакыт туганы әбине ялгызын калдырып кибеткә чыгып китә. Әби нишләптер җәймәләр буенча балконнан аска төшәргә ниятли. Тик егылып төшә һәм шунда ук дөнья белән хушлаша.
---
Матбугат.ру
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз