Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда кабат эссе булачак

Шимбә көндез 28 градус, якшәмбе 27 градус эссе булыр дип көтелә.

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Синоптикларның фаразы буенча, Татарстан башкаласында кабат эссе һәм аяз һава булачак, салкын фронт китәчәк. Бу турыда КФУ матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан федераль университеты профессоры Юрий Переведенцев, Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматлары нигезендә, бүген һава 19 градуска кадәр җылыначак дип сөйләде. Шулай итеп, салкын һава Казаннан китәчәк.

Җомга көнне, 10 августта, аяз һава торышы көтелә. Көндез 24 градус, төнлә 17 градус  җылы булачак.

Ял көннәре эссе булыр дип фаразлана. Шимбә көндез 28 градуска кадәр эссе булачак (бераз яңгыр булуы ихтимал). Төнлә исә температура 17 градуска кадәр төшәчәк.

Реклама

Ял көнне, 12 августта, көндез 27 градус җылы, төнлә 17 градус булыр дип көтелә. Явым-төшем фаразланмый.

    9 августтагы температура максимумы 1886 елда теркәлгән. Бу көнне 36 градус эссе булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев