Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда иртәгә яңгыр, яшен һәм көчле җил көтелә

Һава торышының бозылу ихтималы иртәнге сәгать 10нан алып кичке 6га кадәр саклана.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). 8 июньдә көндез Татарстанда һәм аның башкаласы Казанда һава торышының бозылу ихтималы бар: яшен, тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җиткән көчле җил көтелә, яңгыр һәм боз яварга да мөмкин. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте матбугат хезмәте шундый мәгълүмат таратты.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында электр линияләре яныннан читтә булырга, агач, реклама элмә-такталар, стендлар, өй кәрнизләре кебек әйберләр яныннан ераграк булырга киңәш итә. Боз яуган вакытта өйдән урамга чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк булырга кирәклеге дә әйтелә. Урамда калган һәм ышыклану урыны булмаган очракта башны боздан куллар, кием яки сумка белән сакларга кирәк, диелә.
Һава торышының бозылу ихтималы иртәнге сәгать 10нан алып кичке 6га кадәр саклана.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев