Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда инвалид баланы уллыкка алучыларга 200 мең сум түли башлыйлар

Ике яки өч инвалид баланы алганда бер тапкыр түләнелә торган акча күләме һәр балага карала.

(Казан, 21 июль, "Татар-информ"). Татарстанда инвалид балаларны алучыларга һәр балага 200 мең сум күләмендә бер тапкыр түләнелә торган акча күләме билгеләнгән. Бу хакта Татарстандагы бала хокуклары вәкиле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге карар республика Министрлар Кабинеты тарафыннан 2017елның 13 июлендә кабул ителгән.
Инвалид баланы алганда бер тапкыр түләнелә торган акча баланы алучыларның берсе даими рәвештә төбәк территориясендә теркәлгән һәм бала алуда суд карары 2017 елның 1 гыйнвареннан үз көченә кергән очракта була. Ике яки өч инвалид баланы алганда бер тапкыр түләнелә торган акча күләме һәр балага карала.

Бер тапкыр түләнелә торган акча инвалид баланы алучылар яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органнары тарафыннан билгеләнә.
Бер тапкыр түләнелә торган акчаны билгеләү өчен инвалид баланы алучылар яшәү урыны буенча опека һәм попечительлек органнарына түбәндәге документларны китерергә тиеш: бер тапкыр түләнелә торган акчаны билгеләүгә гариза, инвалид баланың туу турындагы дәүләт теркәве таныклыгы күчерелмәсе, уллыкка алу закон көченә керүе турындагы суд карары күчерелмәсе, федераль дәүләт учреждениесе медико-социаль экспертизасы белешмәсе күчерелмәсе, инвалидлыкны раслаучы белешмә күчерелмәсе.

Опека һәм попечительлек органнары 15 көн эчендә бер тапкыр түләнелә торган акчаны түләү яки кире кагу буенча карар чыгара. Инвалид баланы алганда бер тапкыр түләнелә торган акча бер тапкыр бирелә. Ул гаризаны язганның икенче аенда 26нчы числодан да калмыйча түләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев