Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда интенсив җиләк-җимеш бакчасы төзү өчен 500 мең сум субсидия бирелә

“Интенсив бакча төзү 1 млн сумга төшә, шуның яртысын субсидия итеп кире кайтарабыз”, - диде министр урынбасары.

Республикада интенсив җиләк-җимеш бакчасы төзүче хуҗалыкларга 500 мең сум күләмендә субсидия кире кайтарылачак. Бу хакта кичә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов, матбугат очрашуында, “Татар-информ” хәбәрчесенең соравына җавап биргәндә әйтте.

“Бакчачылык белән элек ныклап шөгыльләнә идек. Әмма соңгы елларда продукцияне сату бәясе түбән булу сәбәпле, эшкәртү предприятиеләре дә таралып бетте. Шул вакытта җиләк-җимеш үстерү буенча без икенче сулыш алып киләбез. Бүген күбрәк интенсив бакчалар тотабыз. Республика буенча 300 гектарга якын утыртылган бакчалар бар. Быел көзге чорда яңадан 4 гектар интенсив бакчалар булдырдык. Бу инде элеккеге традиция буенча түгел, яңа таләпләргә туры килерлек итеп эшләнә”, - диде министр урынбасары.

Илдус Габдрахманов бакча төзү өчен тотылган чыгымнарның субсидия рәвешендә кире кайтарылуын да әйтеп узды.

 

“Бер гектар интенсив бакча салуның бәясе 1 млн сум тирәсе. 2017-18 елларда шуның 300 меңен субсидия итеп кайтардык. 2019 елда исә, шушы ук таләпләргә туры китереп интенсив бакча салган кешеләргә 500 меңен кире кайтарып бирергә планлаштырабыз. Безнең хәзер интенсив бакчалар белән шөгыльләнә торган зур хуҗалыклар да барлыкка килде. Беренчесе аның Югары Ослан районындагы “Заря” хуҗалыгы (элеккеге “Татплодовощпром”). Быел алар саклагыч суыткычлар төзеп сафка бастырдылар. Әлмәт зонасында да бар җиләк-җимеш җитештерү предприятиесе. Бу юнәлештә 50дән артык фермер нәтиҗәле генә эшләп килә”, - диде урынбасар.

 

Чулпан ШАКИРОВА

Фото: https://pixabay.com/photo-1350482/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев