Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда җиләккә барган 80 яшьлек бабай хатынын машина белән изгән

18 июль көнне Яӊа Чишмә районында күӊелләрне тетрәндерерлек аяныч хәл була.

Үтәш авылында бергә гомер иткән олы яшьтәге пар УАЗ- «Патриот» машинасында җиләккә юнәләләр. Авылдан ерак булмаган тарлавык янында 80 яшьлек бабай әбине машинасыннан төшерә һәм бераздан борылып куям дип, артка чигенә. Әби кеше җиргә иелеп, җиләк алмакчы булдымы икән, анысы ачык түгел, әмма артка чигергән машина аны изеп китә. Алган тән җәрәхәтләреннән ул урында җан бирә. Бу турыда Яӊа Чишмә районы сайты хәбәр итә.

Реклама

http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев