Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда ике машина бәрелешеп, ике кеше һәлак булган

Ике пассажир авыр яралар белән хастаханәгә озатылган.

(Казан, 24 гыйнвар, "Татар-информ"). Түбән Кама районында Чистай-Түбән Кама юлында ике автомобиль бәрелешеп, ике кеше һәлак булган. Бу турыда Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кичке ун тирәсендә Чистай ягыннан килүче җиңел машина "Nissan Note", каршы як юлга чыгып, "ВАЗ-2110" машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, 28 һәм 21 яшьлек егетләр - ике машинаны йөртүче дә урында ук һәлак булган. "ВАЗ-2110" машинасындагы 17 һәм 22 яшьлек ике пассажир авыр яралар белән хастаханәгә озатылган.

Рәсми хәбәрдә әйтелгәнчә, иномарка йөртүченең һава торышы начарлануын исәпкә алмавы да юл һәлакәтенә китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев