Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда ике елда сыерлар саны артты, бу - 20 ел эчендә күзәтелмәгән хәл – министрлык

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары сүзләренчә, ике елда сыерлар саны 2000нән артык башка арткан.

(Казан, 27 ноябрь, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанда соңгы ике елда сыерлар саны сизелерлек арткан. 2016-2017 елларда республикада сыерлар исәбе 2000гә күбәйгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстан авыл авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов әйтте.

«20 ел буена маллар саны кимүгә барды. Әмма Татарстан хөкүмәте һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының, шәхси һәм ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү законы нигезендә, субсидияләр бирелә һәм башка чаралар күрелә. Шул программалар ярдәмендә, 2 ел эчендә сыер саны 2000нән артыгракка ишәйде. 24 районда сыер саны арту күзәтелә. Бу ярдәмнәр халыкның социаль көнкүрешенә йогынты ясый. Сыерын бетергән яки бер дә сыер асрамаган кешегә сыерны көчләп яраттырып булмый. Ә безнең юнәлеш: сыер асрый алганнарны ныграк ярдәм белән тәэмин итү, - диде урынбасар.

Ришат Хәбипов бер сыерны бер ел буена асрауның якынча бәясен дә исәпләде.

"Әгәр хуҗа кеше саламын-печәнен үзе юнәтә, ашлыгын җир пае өчен ала икән, ел буе сыер асрау 20-30 мең сумга төшә. Әйтик, сыер 15-18 л сөт бирә ди, 100 көнгә бу - 1500 литр дигән сүз. Лактация вакытын 300 көн дип алыйк. 4500 кило сөтне 20 сумнан сатса да, 90 мең сум табыш дигән сүз. Ә үгезне симертеп сатсаң да, 60 мең сумнан артыграк акча җыеп булмый. Шуңа күрә, сөт җитештерү табышлы бүген, - ди министр урынбасары.

Сыерларның баш санын саклап кала алган авыл җирлекләре түбәндәгеләр: Югары Яке (Актаныш), Лебедино (Алексеевск), Елхово (Әлмәт), Урта Балтай (Апас), Яңа Кенәр (Арча), Өзем (Әтнә), Александровское (Баулы), Чепья (Балтач), Подгорный (Бөгелмә), Канаш (Югары Ослан), Городищинск (Чүпрәле), Күгеш (Зәй), Надеждино (Кайбыч), Красновидово (Кама Тамагы), Чура, Зур Сәрдек (Кукмара), Мичурин, Карлыгач (Лениногорск), Шәмәк (Мамадыш), Шәңгәлче (Түбән Кама), Тимерлек (Нурлат), Котлы Бөкәш (Балык Бистәсе), Килдебәк (Саба), Урта Йорткүл (Спас), Олы Тархан (Тәтеш), Иске Абдул (Тукай), Иске Җөри (Теләче), Иске Котыш (Чирмешән), Мөслим (Чистай) авыл җирлекләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев