Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда җиңел машина "очып" барып капланганын видеорегистратор төшереп алган

Юл һәлакәте Бөгелмә һәм Лениногорск шәһәрләре арасындагы юлда, Иске Писмән авылы янында булган.

 
Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

"Лада Ларгус" машинасын йөртүче юлдагы ике зур асфальт өемен күрмәгән һәм килеп бәрелгән. Көннең эңгер-меңгер вакыты булуы да күз күременә комачаулагандыр дип фаразлана. Машина юлдагы шушы каршылыкка очрап, "очып" диярлек киткән. Ул каршы яктан килә торган машинага да бәрелгән.   

"11 сентябрьдә кичке якта Бөгелмә-Лениногорск трассасының унынчы километрында "Лада Ларгус" машинасын йөртүче ир-ат тизлеген арттырган. Ул асфальт калдыкларыннан торган өемгә бәрелгән һәм каршы як полосага очып чыккан", - дип сөйләгәннәр "Татар-информ" агентлыгына ЮХИДИ идарәсендә.

Шуннан соң "Лада Ларгус" тагын бер "Киа" машинасына бәрелгән. "Киа" исә арттан килә торган "Фольксваген" автомобиленә бәрелгән. "Лада Ларгус" авариядән соң юл кырыена төшеп киткән.

Әлеге юл һәлакәтендә имгәнүчеләр булмаган.
 
 
Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы әлеге вакыйга турында аңлатма бирде. "Лада Ларгус" авариягә очраган урында юл ике яктан да ябылган булган. Биредә ремонт эшләре бара. "Лада Ларгус" юл төзәтү өчен алып килеп аударган асфальт өеменә бәрелеп капланган.

"11 сентябрьдә Бөгелмә -Лениногорск юлының 7-10 нчы километрлары арасында юл полотносын ремонтлау эшләре башланды. 10 сентябрьдә юлның башыннан 14 нче километрына кадәр юл билгеләре куелды. Алар юлның бу участогына автотранспорт керү тыелганын аңлата", - дип сөйләделәр "Татар-информ" агентлыгына министрлыкта.

Юлның әлеге өлешендә яңа асфальт җәеләчәк, су торбалары төзәтеләчәк.

Юл ябылу турында билгеләр торса да, автомобильчеләр юлның ябык өлешеннән хәрәкәт итә, диелә бу хәбәрдә.

Фото: видеодан скриншот

Реклама

https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев