Саба дулкыннары

Татарстанда җиңел машина фура астына кергән: ике кеше һәлак булган

Ике кешене төрле җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр.

 Кичә көндез Алабуга — Ижевск юлында Тойма торак пункты янында «Скания» йөк машинасы белән «Пежо» җиңел машинасы бәрелешкән, дип яза Татар-информ.

 

«Авария урынында ике кеше һәлак булган. Ике кешене төрле җәрәхәтләр белән ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр», — дип ачыклык кертте фаҗига шаһитлары.

Һәлакәтнең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

фото: очевидцы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: