Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда хаҗ бәясе 10-15 мең сумга артты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ" операторы бәянең ни сәбәпле артуын аңлатты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Хаҗ" операторы хаҗ бәясен 10-15 мең сумга арттырган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хаҗ-оператор матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Матбугат хезмәтендә ачыклык керткәнчә, 2018 ел башыннан Согуд Гарәбстанында яңа 5 процентлы салым (НДС) гамәлгә кергән, шул сәбәпле, анда бөтен продукция һәм хезмәтләр бәясе арткан. Кунакханә, транспорт, туклану, коммуналь хезмәтләр, хаҗ кылучыларга хезмәт күрсәтү, чатырлар арендалау һ.б. бәяләре арткан. Моннан тыш, Согуд Гарәбстанында ягулык бәясе - ике тапкыр, ә электр энергиясенә тарифлар 3 тапкыр күтәрелгән.

"Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хаҗ" матбугат сәркатибе Игорь Смоленков, доллар курсы үзгәрү операторларны киләчәктә дә хаҗ бәясен арттырырга мәҗбүр итәчәк дип белдерде.

2018 елда хаҗ кылуга кагылышлы яңалыкларга килгәндә, быел электрон визалар алуның яңа системасы буенча эшләү планлаштырыла. Бу хаҗга бару өчен документлар әзерләү процессын җиңеләйтә.

Реклама

Хаҗилар төркеменең һәрберсен тәҗрибәле җитәкче озатып йөриячәк.

Фото: dumrt.ru

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев