Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда гошер сәдакасы җыю дәвам итә

Татарстанда 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда –1109,5 тонна, 2020 елда якынча 1000 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан мәчетләрендә гошер сәдакасы җыю дәвам итә.

Бу көннәрдә Спас районы мөхтәсибәтендә халык тапшырган гошер сәдакасы Ислам динен кабул итүгә 1000 еллык исемендәге мәдрәсәгә, Нәзарәт карамагындагы «Зәкят» хәйрия фондына, сукырлар җәмгыятенә, шулай ук БИАда белем алучы, Болгарда фатир яллап торучы шәкертләргә тапшырылды.

Җыелган гошер бәрәңге, кишер, кәбестә, кызыл чөгендер, борыч, кабак, тозлаган һәм консервланган әйберләр, балдан гыйбарәт иде. Барлыгы район буенча бүгенге көнгә 6 тонна азык-төлек җыелган, дип хәбәр итәТР Диния нәзарәте.

Спас районы мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Минсәгыйров хәбәр иткәнчә, быел районда гошер сәдакасын җыюда Иске Рәҗәп, Чәчәкле, Әҗмәр, Ямбакты, Йорткүл авыллары мөселманнары актив катнашкан.

Билгеле булганча, Татарстанда Диния Нәзарәте башлангычы белән, гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды һәм 2021 елның 25 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде.

Гошер — сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.

Татарстанда 2017 елда — 160 тонна, 2018 елда — 600 тонна, 2019 елда –1109,5 тонна, 2020 елда якынча 1000 тонна гошер сәдакасы җыеп таратылган иде.

 

РТ Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев