Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда фермерлар гомуми суммасы 300 млн сумнан артык грант алачак

Грантларның күбесе терлекчелек өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруга юнәлтеләчәк.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Республиканың крестьян (фермер) хуҗалыклары авыл хуҗалыгында үз проектларын гамәлгә ашыруга 300 млн сумнан артык грант алачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода «2019 – 2024 елларга Татарстан Республикасында «Агростартап» проекты буенча крестьян (фермер) хуҗалыкларын төзү һәм үстерү» программасы буенча грантлар бирү өчен проектларны сайлап алу конкурсына йомгак ясадылар.

«Конкурска 132 гариза керде, 103 катнашучы җиңүче дип танылды. Алар өчтән дүрт миллион сумга кадәр грант алачак», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Дамир Гыйләҗев.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренә караганда, конкурста җиңүчеләр алачак грантларның гомуми суммасы 312,6 млн сум тәшкил итәчәк. «Әлеге акчалардан республика бюджетыннан – 59,4 млн сум, федераль бюджеттан 253,2 млн сум бүлеп биреләчәк», - диде ул.

Дамир Гыйләҗев грантларның күбесе терлекчелек өлкәсендәге проектларны тормышка ашыруга юнәлтеләчәк, диде. Мәсәлән, конкурста катнашкан 32 кеше алынган акчаны сөт фермалары төзүгә һәм үстерүгә, 17се мөгезле эре терлек үрчетү һәм симертү фермаларына юнәлдерергә планлаштыра.

Моннан тыш, кошчылык, ат үрчетү, сарыкчылык, умартачылык, ачык грунт яшелчәчелеге, җиләк-җимеш культураларын үстерү, ашлык һәм азык җитештерү, товар балыгын үстерү юнәлешләре буенча проектларны гамәлгә ашыру күздә тотыла, диделәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында.

 

 

Фото: архив/Николай Александров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев