Реклама
Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан ителәчәк.
(Казан, 2 июль, "Татар-информ", Валерия Белова). Татарстанда фаҗига белән бәйле рәвештә район сабантуйлары кичектерелә.
Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан ителәчәк.
Искәртеп үтик, "Татар-информ"да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда Әлмәткә бару юлында "Неоплан" пассажир автобусы "КАМАЗ" йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң "Самара - Ижау" автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.
Фаҗига нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган (шуларның 2се бала), 15 кеше зыян күргән. 12 кеше хастаханәдә, тагын өчесе амбулатор дәвалануга озатылган.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз