Саба ТВ

Татарстанда фаҗига: башта пычак белән үтергән, аннан йортка ут төрткән

Тикшерүчеләр Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында янгын сүндергәндә табылган ир-атны үтерүдә шикләнелүчене тоткарлаган.

Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, 20 августта "Виктория-Заречье" бакчачылык ширкәте йортында янгын сүндергәндә пычак яралары булган 67 яшьлек ир-атның үле гәүдәсе табыла. Йортта җиңел кабынучан сыеклык исе булган.

Әлеге факт нигезендә "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Башлангыч мәгълүмат буенча, Дәрвишләр бистәсенең 31 һәм 36 яшьлек ике кешесе спиртлы эчемлек кулланганда кеше үтергән. Әлеге эшкә үзенең катышы барлыгын 36 яшьлек ир-ат танымаган. Ир-ат сак астына алынган, аңа гаепләү белдерелгән.

Хәзерге вакытта тикшерүчеләр икенче шикләнелүче кешене эзли.



 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: