Реклама
Республикада 2010 елда булган температура рекорды узылмаган әле.
(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Бу атнада Татарстанда эссе һава торышы сакланачак. КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев шул хакта әйтте, диелә вузның матбугат үзәге хәбәрендә.
Россия Гидрометеоүзәге фаразлары буенча, галим хәзерге вакытта республика территориясендә блокинг күренеше күзәтелүен әйткән. Ул һава массалары хәрәкәтен тоткарлый, югары басым һәм аяз һава торышы белән үзенчәлекле, дигән эксперт. Төннәр кыска булганлыктан, хәзер һава бик тиз җылына, дип өстәгән ул.
Шуңа да карамастан, республикада 2010 елда булган температура рекорды узылмаган әле.
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген республикада температура +29..+34 градус (Казанда +31..+33 градус) тәшкил итәчәк.
Фото: архив/Рамиль Гали
https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/26/166658/
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз