Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда ел ахырына кадәр 11 чаңгы базасы төзиячәкләр

Татарстанда ел ахырына кадәр 11 чаңгы базасы төзиячәкләр

Торак пунктларда, Казан һәм Болгарны да кертеп, модульле чаңгы базалары төзү өчен, республика бюджетыннан 55,6 млн сумнан артык акча бүленәчәк.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). 2017 елның 30 декабренә кадәр Татарстанда 55,6 млн сум тирәсенә 11 чаңгы базасы төзеләчәк. Тиешле мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында басылган.

2017 елда Татарстанда блоклы модульле чаңгы базалары төзү тендерын "Татлизинг" оешмасы белдергән. Сатып алулар "СПОРТ ГРУПП" җәмгыятеннән генә башкарылган.

Басылып чыккан документлар нигезндә, 30 декабрьгә кадәр һәркайсы 5,06 млннан артыграк 11 чаңгы базасы төзеләчәк.

Чаңгы базалары Казанда Горький шоссесында, Әлмәт шәһәр мәйданында, Әгерҗе ял паркында һәм Болгарда Пионерлар урамында барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Яңа елда яңа чаңгы базалары Кукмара, Минзәлә, Байлар Сабасы, Чаллы, Базарлы Матак, Алабуга һәм Ютазы бистәсе халкын сөендерәчәк. Акча Татарстан бюджетыннан бүленә.

ЧЫГАНАК: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/01/151447/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев