Саба ТВ

Татарстанда дүрт кеше машина белән боз астына төшеп киткән [+фото]

17 декабрь Минзәлә районында дүрт кеше боз астына төшеп киткән. Алар елгага автомобиль белән чыкканнар, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

17 декабрь Минзәлә районында дүрт кеше боз астына төшеп киткән. Алар елгага автомобиль белән чыкканнар, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.

«112» хезмәтенә ике яшь егет һәм ике кызның «Нива» автомобиле белән бәла-казага очравы турында вакыйга шаһитлары шалтыратып хәбәр итә.

Бәхеткә, фаҗига булмый кала: зыян күрүчеләр судан мөстәкыйль рәвештә чыга – аларны өйләренә туганнары алып китә.   

Коткаручылар Минзәлә елгасындагы ярдан өч йөз метр ераклыкта боз астына киткән машинаны тапкан. Зыян күрүчеләрнең шәхесләре ачыклана.

 

 
 

 

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: