Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда Covid-19 инфекциясен йоктыруның 105, ә Саба районында 1 очрак ачыкланган

Чир эләктергән кешеләрнең күбесе Казанда – алар 41, шулай ук Чаллыда 22 кеше.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыру очраклары арта бара. Тәүлек эчендә 105 яңа очрак ачыкланган, бу алдагы көнгә караганда өчкә күбрәк. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«31 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 74е амбулатор дәвалануда, аларының авыруы җиңел яки симптомсыз формада», — диде Галимова.

Инфекцияле авырулар арасында 30дан 50 яшькә кадәрге 31 кеше теркәлгән. Икенче урында 60тан 70 яшькә кадәр булганнар, алар 27 кеше. Өченче урында — 50дән 60 яшькә кадәрле 24 авыру.

Барыннан да элек, чир йоктырганнарның күбесе Казанда — 41, аннан Чаллыда - 22 кеше. Өченче урында Түбән Кама районы тора, анда 11 авыру ачыкланган.

Диагностика барышында Татарстанда Covid-19 авыруы 1415 кешедә расланган, стационарда 375 кеше дәвалана, шуларның алтысы ИВЛ – ясалма сулыш алдыру аппаратларына тоташтырылган. Барлыгы шул вакыт эчендә 251 пациент сәламәтләнде, шул исәптән 68е узган тәүлектә.

Безнең Саба районында бу соңгы түлектә 1 очрак теркәлгән. Ике кеше терелгән.

 

Фото: архив/Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев