Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда Covid-19 белән зарарлануның 70 яңа очрагы ачыкланган

Инфекцияле кешеләр арасыннан 18е хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирус инфекциясенең 70 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Унсигез кеше хастаханәгә салынды, 52 кеше өйдә дәвалана (аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы) », – дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше.

Шул ук вакытта, Галимова сүзләренә караганда, 11 очрак читтән кертелгән, ә 59ы элемтә аша йоктырылган.

 

Авыручыларның җидесе балигъ булмаганнар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 11 кеше, 28е – 30дан 50 яшькә кадәргеләр, 16сы – 50дән 60 яшькә кадәр, алтысы – 60тән 70кә кадәр һәм 70тән 80 яшькә кадәрге ике кеше.

Инфекцияле кешеләр аеруча Казанда күп ачыкланган – Татарстан башкаласында 31 кеше авырган. Чаллыда – биш, Лаеш һәм Теләче районнарында – дүртәр, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында – өчәр, Питрәч районында – ике, Әгерҗе, Аксубай, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Лениногорск, Тукай һәм Чистай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Савыкканнан соң барлыгы 75 кеше хастаханәдән чыгарылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев