Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда чыккан янгын торак йортны юк иткән һәм 60 яшьлек ирнең гомерен өзгән

Янгынның мәйданы 145 квадрат метр тәшкил иткән.

Тәтеш районында чыккан янгын торак йортны юк иткән һәм 60 яшьлек ир-атның гомерен өзгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 
 

Кичә кич Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Сөендек авылының Горький урамында торак йорт һәм ишегалдындагы корылмаларның дөрләп янып китүе хакында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 145 квадрат метр тәшкил иткән.

 
 

Урынга Олы Тархан авылы янгын сүндерүчеләре юл тоткан. Алар янгынны 25 минут эчендә сүндергән.

 
 

Ут белән көрәшүчеләр, кисәүләрне аралаган вакытта, 60 яшьлек йорт хуҗасының мәетенә тап булган.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Татар-информ

фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев