Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда быел иң күп сөт сауган районнар ачыкланды

Россия авыл хуҗалыгы берләшмәләре бер тәүлектә сата торган сөтнең 7,8 проценты Татарстан өлешенә туры килә.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 7 ае йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы оешмаларында иң күп сөт җитештерә торган муниципаль районнарны ачыкладылар.

Ведомство мәгълүматларына караганда, агымдагы елның гыйнвар-июль айларында Кукмара районында тулаем савым 56,7 мең тонна тәшкил иткән, ягъни узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда - 110 процент.

«Сөт җитештерү буенча бу район республикада беренче урында тора. Бер сыердан савым 4 мең 965 кг тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 1 мең 533 кг артыграк», – дип хәбәр итте Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Ирек Гыйбадуллин.

Җиде ай эчендә тулаем савым буенча икенче урында Балтач районы - 51,0 мең тонна (узган елга карата 114 процент), өченче урында Әтнә районы 45,5 мең тонна (109 процент) сөт сауган.

«Бу муниципалитетларда бер сыердан савым 4 мең 373 кг һәм 5 мең 631 кг тәшкил итә», – дип ачыклык кертте министрлык вәкиле.

 

Реклама

Шулай ук сөт җитештерү күләмнәре буенча беренче бишлектә Актаныш районы – 37,6 мең тонна (109 процент) һәм Саба районы – 36,6 мең тонна (108 процент).

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, агымдагы елның гыйнвар-июль айларында республиканың авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә тулаем савым 795,4 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткеченнән 4 процентка артыграк.

Бу көннәрдә Россия авыл хуҗалыгы берләшмәләре тарафыннан тәүлек саен сатыла торган сөтнең 7,8 проценты Татарстан өлешенә туры килә.

«Җитештерелә һәм сатыла торган сөтнең чагыштырма авырлыгы буенча республика төбәкләр арасында беренче урында тора», – диде Ирек Гыйбадуллин.

Фото: Татар-информ архивы

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев