Саба ТВ

Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак

13 гыйнварда төнлә һава температурасы -33 градуска кадәр булачак.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

13 гыйнварда төнлә һәм иртән һава температурасы -28 тән алып -33 градуска кадәр. Көндез 20-25 градустан түбәнрәк булыр дип көтелә. Урыны белән кар явачак.

14 гыйнварда, пәнҗешәмбе төнендә, республикада салкын һава торышы сакланачак. Көньяк — көнбатыштан -21... -26 градуска кадәр, көнчыгышта -32 градуска кадәр.

Метеорологларның башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга, 15гыйнварда, һава температурасы төнлә 12дән 17 градуска кадәр, көндез 7дән 12 градуска кадәр.

Якшәмбе, 16 гыйнварда, тәүлекнең караңгы вакытында температура фоны кабат 14-19 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда кар явачак. Көндезге сәгатьләрдә чираттагы атмосфера фронты якынлашуы белән кар көтелә. Һава температурасы -11, -16 градус. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/11-01-2021/tatarstanda-bu-atnany-i-salkyn-k-ne-ch-rsh-mbe-bulachak-5798248

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: