Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Татарстанда әбиләр чуагын кайчан көтәргә

Гадәттә, безнең җирлеклә, көзгә аяк атлагач, җилле, суык яңгырлар сезоны башлана. Бик сирәк кенә сентябрь коры һәм кояшлы була. Күпчелек кеше, мәктәп, университетлар белән мәшәкатьләнеп, ай башында бәрәңге, кишер, чөгендерен алып өлгерми. Андыйлар бакча эшләрен тәмамлар өчен әбиләр чуагын көтә. Быел әбиләр чуагы кайчан килер соң?

Сентябрь шактый җылы булыр дип көтелә. Ай башында һава температурасы көндез уртача 20-21 дәрәҗә булачак. Сентябрь уртасында тоташтан атна буе яңгыр явачак. Ай азакларында, 25 сентябрьдән алып бер атна  чамасы кояшлы җылы көннәр — әбиләр чуагы булыр дип көтелә.

 
Кызыклы факт:
Көзнең бу бу җылы вакыты бик күп халыкларда охшаш исем белән йөри. Мәсәлән алманнар «Altweibersommer» сүзен куллана, әбиләр җәе дип тәрҗемә ителә. Славян халыкларының күбесендә әбиләр чуагын —  «бабье лето». Кайбер чыганакларга караганда, бу — хатын кызның кәефе — көзге һава торышы кебек үзгәрүчән булуга бәйле.

Фото: https://pixabay.com | Peggychoucair

 

Реклама

http://idel-tat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев