Реклама
Кайбер районнарда боз яву ихтималы да фаразлана.
(Казан, 25 август, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген - 25 августа, алмашынучан болытлы һава торышы саклана.
Көндез Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булу һәм боз яву ихтималы да фаразлана. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20, урыны белән 25 метрга кадәр җитеп көчәергә мөмкин.
Көндезге максималь һава температурасы +22..+27 градус җылы булачак.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз